вторник, 15 декабря 2015 г.

Кадерле ата-аналар һәм бәләкәчләр!

Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!





Һәрбер бәләкәчнең белем дөньясына зур юлы хәрефләр өйрәнүдән, беренче китап - Әлифбадан башланып китә. Шуңа күрә әлеге блогта сез хәрефләр өйрәнү буенча дәресләр карый аласын, туган тел белән бәйле видеоязмалар карый аласыз. Блогта шулай ук әкиятләр һәм кызыклы мәгълүматлар да бар.


Рәхим итегез!

Сорауларыгыз яки тәгъдимнәрегез булса мөрәҗәгәт итә аласыз
alsu_ganieva@gmail.ru